ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ютазы укучылары “Татарстанның чиста урманнары” акциясендә чишмә яннарын чистартты

20 май 2018, 17:34 , Фото: http://minleshoz.tatarstan.ru/

Ютазы укучылары “Татарстанның чиста урманнары” акциясендә чишмә яннарын чистартты “Яшел патруль” мәктәп урманчылыгы укучылары 10 капчык чүп җыйды, халык арасында агитация уздырды.

(Казан, 20 май, “Татар-информ”). Ютазы урта мәктәбенең “Яшел патруль” мәктәп урманчылыгы укучылары чишмә территориясен каты көнкүреш калдыкларыннан чистартты. Болар – пластик шешә, полиэтилен пакетлар, азык-төлек төргәкләре. Балалар үз үрнәкләрендә әйләнә-тирәлеккә нинди караш булырга тиешлеген күрсәтте. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Һәр кеше табигатьне саклауга үзеннән өлеш кертергә тиеш”, – дип исәпли яшь урманчылар. Акция барышында мәктәп укучылары 10 капчык чүп җыйды, ул каты көнкүреш калдыклары полигонына озатылды.

Соңрак яшь урманчылар халык арасында агитация уздырды һәм янгын куркынычы чорында урманнарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында листовкалар таратты. Алар шулай ук халыкка талпан энцефалитыннан профилактика турында да сөйләде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10