ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кайбыч районының яшь әниләренә 50 мең сум күләмендә дәүләт ярдәменә сертификат тапшырдылар

20 май 2018, 06:00 , Фото: kaibicy.ru/

Кайбыч районының яшь әниләренә 50 мең сум күләмендә дәүләт ярдәменә сертификат тапшырдылар Дәүләт ярдәмен тантаналы төстә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды.

(Кайбыч, 20 май, "Татар-мнформ", "Кайбыч таңнары",  Ләйсән Саттарова). Авылда кимендә өч ел яшәп, агымдагы елның 1 гыйнварыннан соң беренче бәбиен тапкан 25 яшькә кадәрге әниләргә бер тапкыр бирелүче 50 мең сум күләмендә дәүләт ярдәменә Кайбыч районының алты хатын-кызы ия булган инде, дип яза җирле басма.

Алты гаиләнең өчесенә – Олы Кайбычтан Айсылу Вәлиева, Ләйсән Әбүбәкерова һәм Морза Бәрлебашыннан Алсу Сибгатуллинага сертификатны, тәбрикләү сүзләрен ирештереп, тантаналы төстә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды. Яшь әниләр бер бала белән генә чикләнмәс, Ана (Гаилә) капиталы сертификаты иясе дә булырлар, 29 яшькә кадәр өченче балаларын табып, андый хатын-кызларга бирелүче 100 мең сум күләмендәге дәүләт ярдәмен дә алырлар дип ышанасы килә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10