ҺАВА ТОРЫШЫ +32 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Сайлау көнне Төркиянең Эрзурум төбәге ИЙИ партиясенең Карачобан районы башлыгы үтерелгән
"Татар-информ"да хәләл продукцияне сертификатлаштыру турында сөйләшәчәкләр
Кичәге сайлаулар нәтиҗәсе буенча Төркия парламентына биш партия керде
Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә
Музейда “футбол төне”нә килүче җанатарларга чәй эчү традицияләре турында сөйләячәкләр

Мәдәният

Азнакайда узган “Бию планетасы” фестивалендә җиңүчеләр билгеләнмәде

20 май 2018, 03:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru/

Азнакайда узган “Бию планетасы” фестивалендә җиңүчеләр билгеләнмәде 40 тан артык коллектив һәм осталарга дипломнар һәм истәлекле бүләк – фестиваль сыннары тапшырылды.

(Азнакай, 20 май, "Татар-информ", “Маяк”, Энҗе Галәветдинова). Легендар хореограф, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Илдар Манюров истәлегенә багышлап шәһәрдә ел да “Бию планетасы” фестивале үткәрү матур традициягә әйләнде. Башка еллардан аермалы буларак быел әлеге чарада җиңүчеләр билгеләнмәде, концерт азагында тамашачыларны төрледән-төрле чыгышлары белән куандырдырган биюгә һавәс 40 тан артык коллектив һәм осталарга дипломнар һәм истәлекле бүләк – фестиваль сыннары тапшырылды, дип яза җирле басма.

Биредә зур тәҗрибә туплаганнары, дебютантлар да катнашты. Биюләр бер-берсен кабатламады, һәрберсе үзенчәлекле, шулай ук костюмнар да күз явын алырлык булды. 5 нче балалар бакчасы сабыйлары Гөлназ Мөслимова җитәкчелегендә халыклар дуслыгын тасвирлаган номер әзерләгәннәр иде.

– Биергә бакчада өйрәндем. Хәзер бу минем иң яраткан шөгылем, – дип сөйләде биредә тәрбияләнүче 7 яшьлек Элиза Шәйдуллина. Асибаковлар гаиләсе башкаруында милләтебезнең гүзәллеген, халкыбыз тарихын сурәтләгән, тормышның ямен күрергә өйрәткән татар халкы биюе дә тамашачы күңеленә хуш килде.

“Сапфир”, “Оникс”, “Акварель”, “Огоньки”, “Кристалл” һәм башка бию төркемнәренең заманча биюләрен дә халык кызыксынып карады, һәр чыгышны көчле алкышларга күмде. Лицей укучысы 7 яшьлек Дарина Әминова мультфильмнан алынган Шапокляк әби сурәтенә кереп, акробатик биюе белән күпләрне таң калдырды.

– Кызыбыз нәфис гимнастика алымнарына иҗат үзәгенә йөри башлагач, сәнгать җитәкчесе Фирүзә Кадырмаева ярдәме белән өйрәнде. Аңа зур рәхмәтемне җиткерәсем килә, – диде әнисе Лена Әминова.

Киләчәктә дә биючеләребез безне яңа уңышлары белән сөендерсеннәр, республика, илкүләм ярышларда лаеклы урыннар яулап район данын тагын да күтәрсеннәр дигән теләктә калыйк, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10