ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә
Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин
Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды
Чаллы Сабан туенда Элвин Грей концерты аншлаг җыйды

Мәдәният

Чирмешәннең “Мөгәллимә“ коллективы республика фестивалендә икенче дәрәҗә Дипломга ия булды

20 май 2018, 07:00 , Фото: Гөлсирә Шәрифуллина

Чирмешәннең “Мөгәллимә“ коллективы республика фестивалендә икенче дәрәҗә Дипломга ия булды Әлеге чарада республиканың 24 районыннан 46 фольклор коллектив чыгыш ясаган, барлыгы 300ләп кеше катнашкан.

(Чирмешән, 20 май, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районы Лашман урта мәктәбенең “Мөгаллимә” фольклор коллективы Биектау районында узган “Иске Казан түгәрәк уены” татар фольклоры республика фестиваленнан икенче дәрәҗә Диплом белән кайттылар, дип яза җирле басма.

Чирмешәнлеләр “халык биюе” номинациясендә бүләкләнгәннәр. Яшәүчедән Фәридә Мортазина мөнәҗәтләр бәйгесендә өченче урын яулаган.

-Фестивальда дүртенче ел рәттән катнашабыз. Узган елларны беренче урын да алдык, -ди Лашман мәктәбе укытучысы Рәмзия Ихсанова. – Аны ел да бик югары дәрәҗәдә оештыралар. Коллективлар төрле номинацияләрдә көч сынаша. Быел фестиваль барышында бик кызык “Такмак әйтеш” ярышы да узды.

Әлеге чарада республиканың 24 районыннан 46 фольклор коллектив чыгыш ясаган, барлыгы 300ләп кеше катнашкан.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10