ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мамадыш гаиләсе “Гаиләне алмаштыру ассамблеясы” бөтенроссия бәйгесендә катнашачак

19 май 2018, 17:52 , Фото: Александр Эшкинин

Мамадыш гаиләсе “Гаиләне алмаштыру ассамблеясы” бөтенроссия бәйгесендә катнашачак Республика этабы финалына барлыгы биш гаилә чыкты.

(Казан, 19 май, “Татар-информ”). Бүген Казанда “Гаиләне алмаштыру ассамблеясы” бөтенроссия бәйгесенең республика этабы булды. Биредә Мамадыштан Мазиловлар гаиләсе җиңде һәм алар республика данын россиякүләм дәрәҗәдә Мәскәүдә яклаячак.

Республика этабы финалына барлыгы биш гаилә чыкты. Алар Лаеш районыннан Вәлиевләр, Алексеевский районыннан Егоровлар, Әлкидән Гыйльфановлар, Әгерҗедән Денисламовлар һәм Мамадыштан Мазиловлар гаиләләре.

Чара ачылышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова чыгыш ясады. "Без бүген Татарстан данын Россия күләмендә яклаучыны ачыкларга җыелдык. Тик, иң беренче чиратта, без әти-әниләргә рәхмәт белдерәбез", - диде ул.

Конкурс Ассамблея замещающих семей

Алган балалар өчен Татарстанның иң яхшы булган гаиләләре тәҗрибәсе уңай булуын Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима әйтте.

Татарстанда Балалар хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина быел да әлеге гаиләләргә карап шатлык кичерүен сөйләде.

  • “Гаиләне алмаштыру ассамблеясы” бөтенроссия бәйгесе республикада инде берничә ел үткәрелә. Ул баланы гаиләгә алучыларга ярдәм йөзеннән һәм әлеге гаиләләрне ныгытуга, аларның иҗади сәләтләрен ачуга юнәлдерелгән.

Конкурс Ассамблея замещающих семей

 ÃÅ¡ÃÂ¾ÃÂ½ÃÂºÃ‘ƒÑ€Ñ Ассамблея замещающих семей


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10