ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан урман кисүчеләре төбәкара чемпионатта җиңү яулады
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр

Җәмгыять

Санкт-Петербургның Кызыл гвардия районында беренче тапкыр Сабан туе була

19 май 2018, 18:04 , Фото: Рамиль Гали/архив

Санкт-Петербургның Кызыл гвардия районында беренче тапкыр Сабан туе була Кызыл гвардия районында Сабан туе кысаларында Татарстанның Азнакай районы һәм Санкт-Петербург шәһәре арасында хезмәттәшлек буенча килешү төзеләчәк.

(Казан, 19 май, “Татар-информ”). Санкт-Петербургның Кызыл гвардия районы хакимиятендә районда беренче тапкыр Сабан туе уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин катнашты. Бу хакта чараны оештырган Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

  • Санкт-Петербургның төп Сабан туе 1956 елдан башлап Ленинград өлкәсенең Всеволожский районы Энколово авылы янында уза.

Быел Санкт-Петербург Сабан туе Энколово авылы янында 30 июньдә узачак. 1 июльдә исә Кызыл гвардия районының “Малиновка” паркында бәйрәм район хакимияте белән берлектә оештырыла.

Кызыл гвардия районында узачак Сабан туе кысаларында Татарстанның Азнакай районы һәм Санкт-Петербург шәһәре арасында хезмәттәшлек буенча килешү төзеләчәк. Документка имзаларны Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Санкт-Петербург хакимияте башлыгы Евгений Разумишкин куячак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10