ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

ТР Төзелеш министры 23 республика программасын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте

19 май 2018, 15:27

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлетмә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов адып барды.

(Казан, 19 май, "Татар-информ"). ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин бүгенге көнгә социаль өлкә һәм ТКХ объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча 23 республика программасын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте җиткерде.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлетмә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов адып барды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Республикада мәгариф объектларын капиталь ремонтлау эше дәвам итә. 17 май көненә планлаштырылган 16 муниципаль мәктәпнең ундүртендә эшләр алып барыла. Бер объектта эшләр тәмамланган.

85 мәктәпкәчә белем бирү оешмалары объектларының 81ендә капремонт эшләре бара. Берсендә эшләр тәмам.

2018 ел планына 28 гомуми белем бирү оешмасы керде, шуларның 16 - муниципаль мәктәп, 12 - коррекцион мәктәп, шулай ук планда 85 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы.

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, балаларны савыктыру лагерьларын капиталь ремонтлау программасы буенча 17 май көненә ике объектта алып барыла, 12 объектта эшләр тәмамланган. Барлыгы 14 балаларны савыктыру лагерен капиталь ремонтлау (112 млн. сум), алты лагерьне төзү (40,5 млн. сум) һәм берсен төзекләндерү (40 млн. сум) каралган.

Мәдәният объектларын капиталь ремонтлау бөтен каралган 42 объектта алып барыла. 3 объектта эшләр тәмамланган.

Республикада яшүсмер клубларын капиталь ремонтлау эше алып барыла. 17 майга эшләр 26 объектта бара, икесендә эшләр тәмамланган.

Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен капиталь ремонтлау планлаштырылган бөтен 34 объектта алып барыла.

Республикада муниципаль архивларны капиталь ремонтлау эше дә бара. 17 май көненә 19 объектның уникесендә бара. 7 объектта эшләр тәмам.

Яңа республика программасы - яшьләр үзәкләрен капиталь ремонтлау планлаштырылган 6 объектта да бара, финанслау 88,41 млн. сум тәшкил итә.

Амбулатория-поликлиника учреждениеләрен капиталь ремонтлау 2018 елда 120 объектта планлаштырылган - 3 195,72 млн. сум.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10