ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстанда 1,3 миллион гектар мәйданда язгы чәчү башкарылган

19 май 2018, 14:41

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы чәчү эшләре барышы турында сөйләде.

(Казан, 19 май, "Татар-информ"). Татарстанда 1,3 млн. гектар мәйданда язгы чәчү башкарылган. Бу фаразлауның 73 процентын тәшкил итә. Бу турыда ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлетмә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, республика чәчү мәйданнарында арпа (382 мең гектар) һәм шикәр чөгендерен (66 мең гектардан артык) чәчүне тулысынча тәмамланган.

Сабан культураларын чәчүне беренчеләрдән Зәй районы тәмамлады. Якын арада Сарман районы да тәмамлый. Марат Әхмәтов сүзләренчә, шулай ук Тәтеш, Әтнә, Апас һәм Нурлат районнарында да эшләр йомгаклана.

"Узган атна дәвамында чәчү эшләре темплары кимемәде, тәүлегенә йөзәр мең гектар чәчелде", - диде ул.

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренчә, бөтен районнар да яхшы һава торышында эшләрен тәмамлап өлгермәгән. Бу - Югары Ослан, Әгерҗе районнары (42 һәм 48 % чәчелгән). Шулай ук Зеленодольск, Бөгелмә, Әлки, Биектау, Кайбыч районнары артта калып бара.

Уҗымнарга килгәндә, Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, ашлау гына түгел, уҗымнарга аеруча игътибар кирәк. Бер атнадан гербицидлар кертү вакыты җитә.

Марат Әхмәтов агымдагы елның дүрт аенда сөт җитештерү турында сөйләде. Авыл хуҗалыгы оешмаларында республикада 415 мең тоннадан артык сөт җитештерелгән, 2017 елның шул ук чорына караганда 2 процентка артык, шулардан апрель аенда - 108 мең тонна.

Авыл хуҗалыгы министры районнар башлыкларын терлекчелек мәсьәләләре буенча агрофирмалар, фермалар белән элемтәне өзмәскә өндәде. Үрнәк буларак ул инвесторлар белән нәтиҗәле эш алып баручы Зәй районы җитәкчелеген китерде.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10