ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә
Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин
Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды
Чаллы Сабан туенда Элвин Грей концерты аншлаг җыйды

Фән һәм мәгариф

Казанда “Без бергә” республика фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр

19 май 2018, 14:57 , Фото: mon.tatarstan.ru

Казанда “Без бергә” республика фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр “Республикабызда талантлар күп. Якты, матур эшегезне дәвам итегез”, - диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.

(Казан, 19 май, “Татар-информ”). Казанда “Без бергә” республика балалар халык иҗаты фестивале гала-концертында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чарада 275 иҗат коллективы катнашты. Конкурсантларга төрле номинацияләрдә бәя бирелде.

Фестивальнең зона этаплары Казанда, Чаллыда һәм Татарстанның тагын алты районында узды. Аерым алганда, алар Алексеевск, Яңа Чишмә, Бөгелмә, Мөслим, Саба һәм Апас районнарында булды. Зона турларында 700ләп мәгариф оешмасыннан 7 меңнән артык иҗат коллективы катнашты.

“Республикабызда талантлар күп. Якты, матур эшегезне дәвам итегез”, - диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.

Һәр номинациядә җиңүчеләр Биектау районындагы “Костер” үзәгенә, “Бөркеткәй” бөтенроссия балалар үзәгенә һәм “Россия мәдәният фестивале” махсус сменасына чакыру алды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10