ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә
Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин
Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды
Чаллы Сабан туенда Элвин Грей концерты аншлаг җыйды

Җәмгыять

Әгерҗе егетләрен тантаналы төстә хәрби хезмәткә озаттылар

19 май 2018, 19:00 , Фото: agryz-rt.ru/

Әгерҗе егетләрен тантаналы төстә хәрби хезмәткә озаттылар Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, хәрби комиссар Илгиз Галиев киңәшләр бирделәр.

(Әгерҗе, 19 май, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Бүген иртәнге дүртенче яртыда Әгерҗе хәрби комиссариатында районыбыз егетләрен тантаналы төстә хәрби хезмәткә озаттылар, дип яза җирле басма.

Әгерҗедән Айнур Гобәйди, Никита Бусыгин, Адель Денисламов, Александр Красноперов, Никита Филиппов, Көчектән Олег Денисов, Красный бордан Александр Зуев, Ямурзадан Динар Насыйров, Пеләмештән Иван Николаев, Мадыктан Владислав Юферов хәрби бурычларын үтәргә юлга кузгалырга әзерләнәләр. Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, хәрби комиссар Илгиз Галиев, “Хәрби туганлык“ оешмасы җитәкчесе Рәшит Гарифуллин, дин әһелләре егетләргә киңәш-тәкъдимнәрен бирделәр.

– Армия – тормыш мәктәбе. Ул күп нәрсәгә – тәртипкә, дөреслеккә, намуслы булырга һәм чын дусның кадерен белергә өйрәтә. Яхшы хезмәт итегез. Бер елдан туган якларда очрашырга язсын, – диде Ришат Нурисламов.

Ә хәрби комиссарның “Сез хезмәт итәргә әзерме?“ дигән соравына егетләр беравыздан “Без әзер!“ дигән җавап ишетелде.

Чынлап та, армиядә булу – һәр егетнең изге бурычы икәнлеген аңлыйлар егетләр.

– Үз теләгем белән барам хәрби хезмәткә. 27нче училищеда машинист ярдәмчесенә укыдым. Кыш көне диплом алдым. Менә хәзер армиягә китәм. Әти-әниемә рәхмәт, бик матур итеп солдат озату ашы уздырдылар. Якыннарым, дусларым белән бик күңелле утырдык. Бүген бераз дулкынлану, курку хисе дә бар. ул туган йорттан аерыласы килмәү генә дип уйлыйм. Минем белән барысы да яхшы булачак, – ди Никита.

Егетнең хыялы “спецназ“га эләгү. Балачактан спорт белән шөгыльләнгән, футбол белән мавыккан ул.
– Шушы хыялым тормышка ашсын иде, – дип тели Никита.

Кирәк-яраклар салынган сумкаларын тоткан егетләр, якыннарына кул изәп, акрын гына автобуска утырдылар. 

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10