ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстанда барлык мәйданның өчтән ике өлешендә язгы чәчү башкарылган

19 май 2018, 09:51 , Фото: agro.tatarstan.ru

Татарстанда барлык мәйданның өчтән ике өлешендә язгы чәчү башкарылган Марат Әхмәтов Арча һәм Мамадыш районнарында язгы чәчү эшләре белән танышканнан соң, шулай дип әйтте.

(Казан, 18 май, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Арча һәм Мамадыш муниципаль районнарында язгы чәчү кампаниясенең барышы белән танышкан вакытта Татарстанда барлык мәйданның өчтән икесе чәчелде, дип әйткән. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Арча муниципаль районы кырлары өстеннән очып узганнан соң, министр АПК оешмалары җитәкчеләре, вавыл җирлекләре башлыклары белән очрашкан.

Язгы чәүнең барышы турында район башлыгы Илшат Нуриев сөйләгән. Бүгенге көнгә сабан культуралары 33,8 мең га мәйданда чәчелгән, бу барлык мәйданның 52%ын тәшкил итә. Шул исәптән арпа – 12,5 мең га (91%), бодай – 7,5 мең га (64%).

"Көнгә уртача 5,2 мең гектар җир чәчелә", – дигән Илшат Нуриев.

Марат Әхмәтов эшләрнең оештырылуын уңай бәяләгән. "Көзге культураларның торышы да сөендерә", – дигән ул.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең һәм белгечләренең дәүләт ярдәме программаларына кагылышлы күпсанлы сорауларына җаваплар биргән һәм алга таба уңышлар теләгән.

Мамадыш муниципаль районында Марат Әхмәтов шулай ук авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре белән очрашкан.

Район башлыгы Анатолий Иванов чәчү эшләренең барышы турында сөйләгән. "Бүгенгә чәчү барлык мәйданның 69%ында (32,7 мең гектар) башкарылды. Тәүлеккә уртача 3,1 мең гектар җир чәчелә", – дигән ул.

"Мамадыш районының республика белән бертигез баруы сөендерә. Кырларыгызда эш кайный, механизаторларның кәефләре күтәренке, – дигән министр. – Соңгы елларда районда үсемлекчелектә дә, терлекчелектә дә уңай үзгәрешләр күзәтелә. Рифат Мотыйгуллинның да эш нәтиҗәләре күренә".

Очрашу азагында Марат Әхмәтов игенчеләргә кыр эшләрендә һәм яңа проектларны гамәлгә ашыру юнәлешендә уңышлар теләде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10