ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әлки район башлыгы басуда “Хлебодаровка” отряды тракторчысына акчалата бүләк тапшырды

19 май 2018, 04:00 , Фото: alki-rt.ru

Әлки район башлыгы басуда “Хлебодаровка” отряды тракторчысына акчалата бүләк тапшырды Әлкидә кукуруз һәм рапс чәчү эшләре бара.

(Әлки, 19 май, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы башлыгы Александр Никошин басуда “Хлебодаровка” отряды тракторчысы Александр Мизюковка Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды, дип яза җирле басма.

“Үзәк Әлки”нең “Хлебодаровка” отряды механизаторы Александр Мизюков бу көннәрдә бөртек өчен кукуруз чәчүдә эшли. Төгәлрәге, алар Александр Кузнецов белән икәү ярыша- ярыша чәчәләр. Ул тракторы белән 240 гектарлы кукуруз кырында эшен дәвам итә иде.

Александр механизатор булып ике дистә елдан артык эшли. Солдат хезмәтеннән кайткач Т-4 тракторына утырган булган. Әле үзенең төрле компьютерлар белән җиһазланган заманча тракторы кабинасыннан төшкәч тә шул “Т-4”не мактап алды.

– Мин көнгә норма буенча 35 гектар кукуруз чәчәргә тиешмен. Көне белән 40-45 гектар да чәчелә. Ә бериш көнне, ягулык булмаганда, басып та торырга туры килә,–ди механизатор.

Александр үзенең чәчү агрегаты белән басу эченә кереп китте. Ә без “Хлебодаровка” отряды җитәкчесе Сергей Бойков белән башка кырларны әйләндек.

Отрядка 500 гектар рапс чәчү планы җиткерелгән булган. Аның 150 гектарын Алексей Балянин һәм Фәргать Шәйхетдинов агрегатлары белән чәчәргә дә өлгергәннәр. Аларга рапс мәйданнарын 700 гектарга җиткерергә әйткәннәр. Димәк, әлеге кыйммәтле культураны биредә әйбәт үстерәселәренә ышанганнар.

Рапс кырыннан бертуганнар Николай һәм Михаил Бойковлар эшли торган басуга килеп чыктык. Алар алышынып К-744 тракторында җир эшкәртүдә хезмәт куялар. Бу зур егәрлекле яңа тракторга Николай узган ел гына утырган. Тракторның язгы чәчү эшләрендә җитештерүчәнлеге бик югары. Шуңа Михаил да үзенең “Терион” тракторын куеп, алмашлап эшлиләр икән.

Сергей Бойков механизатор егетләреннән бик канәгать. Алар аның отрядында 18 кеше. Отрядта агроном да юк, шуңа зур ышаныч механизаторларның үзләренә ди, Сергей Владимирович.

Сергей Бойковны һәм аның җитәкчелегендә эшләүчеләрне “Үзәк Әлки” филиалы директоры Рафаэль Гыйльметдинов та мактап алды.

– Ул отрядка барсам, күңелем тынычланып кайта. Бөтен эшне җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп башкаралар. Чәчү эшләрендә дә алар алдынгылар сафында,– ди Рафаэль Имамович.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10