ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Теләчедә студентлар язгы кыр эшләрендә катнаша

19 май 2018, 05:00 , Фото: tulachi.ru

Теләчедә студентлар язгы кыр эшләрендә катнаша Аларның максаты - кыска срокларда, югары сыйфат белән язгы кыр эшләрен тәмамлау.

 Теләчедә студентлар язгы кыр эшләрендә катнаша
Студентлар сыйфатка да зур игътибар бирәләр. Яшьләр белән эшләве үзе күңелле, - дип бәяләмә бирде егетләрнең хезмәтенә звено җитәкчесе.

(Теләче, 19 май,  “Татар–информ, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов).  Җаваплылыгы чикләнгән “Таң” ширкәте басуында Саба аграр көллиятенең 3 нче курс студентлары - Алмаз Вәлиуллин, Нурфат Шәйхетдинов һәм Алмаз Гатиятуллин эшли. Чәчү агрегаты җитәкчесе - МТЗ - 1221 агрегатын иярләүче тәҗрибәле механизатор Әмир Әскаров, дип яза җирле басма.

16 майга ширкәт идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, алар 210 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарып өлгергәннәр иде. Һөнәри осталыкка өйрәтүдән тыш, хезмәт һәм тормыш мәктәбе дә бирә аларга элеккеге укытучы абыйлары Әмир Әскаров.

- Тырыш һәм авырлыкка бик чыдам егетләр. Көрәшче икәнлекләре әллә кайдан күренеп тора. Сыйфатка да зур игътибар бирәләр. Яшьләр белән эшләве үзе күңелле, - дип бәяләмә бирде егетләрнең хезмәтенә звено җитәкчесе.

“Таң” ширкәтендә дә бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр чәчәләр. Биредә сабан чәчүен өч агрегат башкара. Шуларның калган икесендә - МТЗ - 1221 тракторында эшләүче Айрат Абдуллин агрегатында алыштыргысыз чәчүчеләр Рифкать Сабиров, Мөнәвир Хәлиуллин һәм Марсель Садыйков хезмәт куйса, ДТ - 75 тракторын иярләүче Николай Тихонов белән Нургали Закиров, Дамир Гәрәев һәм Хәлиулла Заһиров эшли. Аларның максаты - кыска срокларда, югары сыйфат белән язгы кыр эшләрен тәмамлау.

- Көннәр аяз торса, язгы чәчүне 6-7 көннән тәмамларга ниятлибез. Чәчелгән мәйданнарны шундук катоклап барабыз. Көннәр үтә эссе тору сәбәпле, туфрактагы дым көне-сәгате белән кибеп, парга әйләнә. Дым бар чагында орлык туфракка күмелеп, тамыр җибәреп калсын дибез, -диде ширкәтнең баш агрономы Фәрит Шәвәлиев диелә район басмасында.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10