ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Рамазан ае уңаеннан Диния нәзарәте мөселманнар арасында аңлату эшләрен көчәйтә

18 май 2018, 21:30

“Хозур” нәшрият йорты Рамазан турында еш бирелә торган сорауларга җаваплар язылган брошюра бастырды.

(Казан, 18 май, “Татар-информ”). Ураза тоту һәм гыйбадәтләрне үтәү тәртипләре һәм үзенчәлекләре турында күпсанлы мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин редакциясендә Рамазан турында еш бирелә торган сорауларга җаваплар язылган брошюралар бастырды.

Брошюраларда дүрт мәзһәб имамнарының һәм абруйлы мөселман галимнәренең фикерләре китерелә.

Буклетларны Казан һәм республика мәчетләреннән алырга мөмкин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10