ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Russia Today телеканалы татарлар көнкүреше турында сюжет төшергән

18 май 2018, 18:08 , Фото: скриншот из видео

Russia Today телеканалы татарлар көнкүреше турында сюжет төшергән Аш-су турында тапшыру алып баручылар татар халык көнкүреше белән таныштылар.

(Казан, 18 май, “Татар-информ”). Russia Today татарлар көнкүреше турында сюжет төшергән. Россия белән чит ил алып баручысы гөбәдия әзерләгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Russia Today телеканалында Taste of Russia тапшыруы чыкты. Аш-су турында тапшыру алып баручылар Оскар Кучера белән Глен Куцовский татар халык көнкүреше белән таныштылар.

Бу юлы алар Татарстанның шеф-пешекчесе янында булганнар һәм бәйрәмнәрдә татарларның иң яраткан бәлеше - гөбәдия әзерләгәннәр.

Казанда Оскар белән Глен гөбәдия белән чәй эчкәч, Петр һәм Павел соборы белән Игенчеләрен сараен карарга юнәлделәр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10