ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Быел күп функцияле үзәкләр эшенә карата 49 шикаять килгән

18 май 2018, 17:37

“Безнең өчен һәр шикаять кыйммәтле”, - ди Татарстан Республикасында Күп функцияле үзәкләр директоры.

(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Безнең өчен һәр шикаять кыйммәтле”, - ди Татарстан Республикасында Күп функцияле үзәкләр (КФҮ) директоры Ленара Моззафарова. Ул бүген “Татар-информ”да матбугат конференциясендә катнашты.

Ленара Мозаффарова халыктан шикаятьләр буенча эш алып барылуын әйтте. “Бу нормаль күренеш дип саныйм. Без аларга җавап кайтарабыз. Безнең өчен һәр шикаять кыйммәтле”, - ди ул.

Аның әйтүенчә, быел 49 шикаять кабул ителгән, аларның 19ы – нигезле. “Төп шикаять - чиратка. Җәен мондый шикаятьләр булмас дип уйлыйм. Нигезсез зарланулар да бар. Кешеләр ниндидер хезмәт күрсәтелгән вакытта, процесс туктап торса, я озакка сузылса, күп функцияле үзәк гаебе белән дип уйлый. Юк, әлбәттә, без арадашчылар гына. Дәүләт органы безгә документны вакытында бирмәгән, я югалткан очраклар да була анысы. Без моңа каршы көрәшәбез, җитәкчеләр белән актив эшлибез. Телефоннан сөйләшеп, документны тиз арада китереп бирүләрен сорыйбыз. Хәзер моны катгый күзәтеп барабыз”, - диде.

Ленара Мозаффарова быел үзәкләр эшенә карата 202 рәхмәт сүзе килеп ирешкәнен билгеләп узды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10