ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Л.Мозаффарова судьяның күп функцияле үзәкләрнең нинди роль башкаруын белмәвенә гаҗәпләнә

18 май 2018, 19:54 , Фото: Султан Исхаков

Л.Мозаффарова судьяның күп функцияле үзәкләрнең нинди роль башкаруын белмәвенә гаҗәпләнә “Без арадашчылар гына, карар кабул итүче түгел”, - ди ул.

(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасында Күп функцияле үзәкләр (КФҮ) директоры Ленара Моззафарова судьяның күп функцияле үзәкләрнең нинди роль башкаруын белмәвенә гаҗәпләнүен әйтте. Бу хакта ул бүген “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләде.

Аның әйтүенчә, күптән түгел Казан районнарының берсенең суды бакча йортын теркәүне кире кагуда күп функцияле үзәкне гаепләгән. Шушы факт матбугат очрашуына килеп, барысын да аңлатып бирүгә этәргәнен әйтте. Судьяның күп функцияле үзәкләрнең бөтен дәүләт органнары өчен карар кыла алырлык оешма дип уйлавы гаҗәпкә калдырганын белдерде.

“Кешеләрдән теге яки бу килешү буенча документларны кабул итеп, карар кабул итү өчен Росреестрга тапшырабыз. Аннары алардан кире кайтуын көтәбез. Бу очракта Росреестр бакча йортын теркәмәскә карар кылган. Кеше әзер документлар артыннан килгәч, документ бирелмәвен ачыклый. Күп функцияле үзәккә каршы шикаять бирә. Ә бу очракта без бит җавап бирүче түгел. Кешенең белмәве бер хәл, ә судьяның шундый хата ясавына сүз юк. Хәзер ул кеше суд карарын тотып Росреестрга да бара алмый, чөнки анда Росреестр турында сүз дә юк. Хәзер аңа Росреестрга каршы яңадан гариза бирергә туры киләчәк”, - дип белдерде Ленара Мозаффарова.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10