ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанда “Күн туп – 2018” футбол турнирының финал этабы ачылды

18 май 2018, 16:38 , Фото: Салават Камалетдинов

Казанда “Күн туп – 2018” футбол турнирының финал этабы ачылды Төп уеннар алдыннан Казан башкарма хакимияте вәкилләре белән коррекция мәктәпләре һәм интернат укучылары катнашында юнифайт-матч үтте.

(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Дмитрий Киселев). Казанның “Тасма” стадионында бүген яшь футболчыларның бөтенроссия турнирының финал уеннары башланды. Шулай ук Казан башкарма хакимияте вәкилләре һәм коррекция мәктәпләре укучылары катнашында юнифайт-матч оештырылды.

Открытие финала всероссийского турнира “Кожаный мяч”

Тантаналы ачылышта РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров, Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов катнашты.

Открытие финала всероссийского турнира “Кожаный мяч”

#Готовы #Открыть сердца бөтенроссия инклюзив кампания кысаларында футбол буенча Дөнья чемпионатын ачканнан һәм тәкъдим иткәннән соң юнифайт-матч үткәрелде.

Казан башкарма хакимияте вәкилләре һәм коррекция мәктәпләре укучылары бер командада уйнадылар. Матч 3:2 исәбе белән тәмамланды.

Открытие финала всероссийского турнира “Кожаный мяч”

  • Проектның төп максаты – аерым ихтыяҗлы кешеләрне социаль изоляцияләү проблемасына күбрәк игътибар җәлеп итү һәм аларның чиксез потенциалын ачарга ярдәм итү. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10