ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан шәһәрләрендә күп функцияле үзәкләрдә чит ил паспорты ясатып булачак

18 май 2018, 16:15 , Фото: Султан Исхаков

Татарстан шәһәрләрендә күп функцияле үзәкләрдә чит ил паспорты ясатып булачак Казанда бу эш июльдән, башка шәһәрләрдә августта башланыр дип фаразлана.

(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Июнь азагы – июль башында Казанда күп функцияле үзәкләр яңа үрнәктәге чит ил паспортына документлар кабул итә башлаячак. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында күп функцияле үзәкләр эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды.

Татарстан Республикасында МФЦ директоры Ленара Мозаффарова әйтүенчә, бу эш Казаннан башланачак, августта Түбән Кама, Әлмәт һәм башка шәһәрләр дә кушылыр дип көтелә. Ул бу хезмәтнең халкы 100 мең кешедән ким булмаган шәһәрләрдә күрсәтеләчәген билгеләп узды.

“Хәзер җиһазлар – биометрик чемоданнар сатып алына, моңа 7 млн сум акча бүлеп бирелде. Бу бик кыйбатлы җайланма. Безгә шушы чемодан янында Федераль миграция хезмәте идарәсе вәкиле утырырга тиеш булачак диделәр.  Бу эш килештерелгәч, бөтен регламентлар раслангач, инструкциясе әзер булгач, үзәкләрдә шушы эш башланачак”, - диде Ленара Мозаффарова.

Ул бу эшнең районнарда түгел, бары тик зур шәһәрләрдә башкарылачагын искәртте.

Ленара Мозаффарова әйтүенчә, чит ил паспортын әзерләп кешенең кулына тапшыру өчен бер айдан да күбрәк вакыт узмас дип ниятләнә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10