ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Миләүшә Шәйхетдинова: Чемпионат вакытында без милли хәзинәбезне күрсәтеп калырга тиеш

18 май 2018, 16:22 , Фото: Султан Исхаков

Миләүшә Шәйхетдинова: Чемпионат вакытында без милли хәзинәбезне күрсәтеп калырга тиеш Камал театры Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында 11 спектакль күрсәтәчәк.

(Казан, 18 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры артистлары футбол буенча дөнья чемпионаты Татарстан өчен үзенең милли хәзинәсен күрсәтеп калу өчен уңайлы вакыт дип саный. Бүген бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә Камал театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова әйтте.

“Чемпионат уеннарының Казанда булуы безгә зур бүләк. Мондый мөмкинлек булганда без бөтен милли хәзинәбезне күрсәтергә тиешбез”, - ди ул.

“Мин чит илләрдә йә чит регионнарга чыксам, милли театрларга барырга тырышам. Миңа аларның милли йөзен күрү кызыклы. Чемпионат уеннары булган 11 шәһәрнең тугызы рус шәһәрләре, ике шәһәр – Казан белән Саранск милли республиканы тәкъдим итә. Шуңа да бездә бөтен милли байлыгыбыз күрсәтелергә тиеш. Бу шул исәптән безнең театрның да бурычы”, - ди Миләүшә Шәйхетдинова.

  • Илфир Якупов театрны милли республиканың мәдәни кухнясы дип атады.
  • Чемпионатның мәдәни программасындагы спектакльләр 14 июльдән башланып, 6 июльгә кадәр дәвам итәчәк. 14 июньдә ул Туфан Миңнуллинның театр сәхнәсендә 20 елдан артык барган “Җанкисәккәем” спектакле белән башлана. 6 июльдә легендар “Зәңгәр шәл” белән ябыла. Барлыгы 11 спектакль күрсәтелә. Спектакльләр барысы да татар телендә бара. Рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә белән тәэмин ителгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10