ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә
Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин
Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды
Чаллы Сабан туенда Элвин Грей концерты аншлаг җыйды

Җәмгыять

“Татар-информ”да эшләрендә уңышка ирешкән хезмәткәрләр матбугат көне уңаеннан бүләкләнде

18 май 2018, 15:56 , Фото: Рамиль Гали

“Татар-информ”да эшләрендә уңышка ирешкән хезмәткәрләр матбугат көне уңаеннан бүләкләнде “Татмедиа” генераль директоры Андрей Кузьмин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясен "беренче номер" дип атады.

(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьмин матбугат көне уңаеннан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының эшләрендә зур уңышка ирешкән хезмәткәрләрен бүләкләде.

Андрей Кузьмин “Татар-информ”ның татар редакциясен "беренче номер" дип атады.

“Татар-информ”ның татар редакциясе номер бер. Рус редакциясе дә тиздән номер бер булачак”, - диде ул.

Чарада “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе шеф-редакторы Алсу Исмәгыйлева, корреспондент Рузилә Мөхәммәтова һәм “Атна вакыйгалары” газетасы редакторы Лилия Гаделшина бүләкләнде.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының рус редакциясендә дә эшләрендә уңышка ирешкән хезмәткәрләр бүләкләнде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10