ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татар дөньясы

Башкортстанда үтәчәк "Бәлешфест" программасы билгеле

18 май 2018, 19:08

Иртәгә Башкортстанның Бүздәк районында иң зур бәлеш пешерәчәкләр.
(Казан, 18 май, "Татар-информ"). Иртәгә - 19 май көнне Башкортстанның Бүздәк районында иң зур бәлеш пешерәчәкләр. Башкортстан Республикасы татарлары автономиясе хәбәр итүенчә, фестиваль Халыклар дуслыгы йортының филиалында – Бүздәк районының “Татар тарихи-мәдәни үзәге”ндә үтәчәк.
 
Бәйрәмнең программасы түбәндәгедән гыйбарәт:
 
Фестиваль сәгать сәгать 11.00 дә башланачак. 
 
"Бәлешфест"ның рәсми ачылышы сәгать 12.00гә билгеләнгән. Ул төп сәхнәдә узачак. Шуннан соң бәйрәм концерты башланачак. Ул кичке сәгать 6га кадәр булачак. 
 
Башка мәйданчыклар сәгать 11.00дән 18.00гә кадәр эшләячәк. Аларда рус, башкорт, татар, чуваш, мари, мордва, удмурт кухнялары белән танышырга мөмкин. Шулай ук, милли ризыкларны әзерләү буенча мастер-класслар уздыру да планлаштырыла. 
 
Фестиваль кысаларында халык уеннары мәйданчыгы, сувенирлар һәм эшмәкәрләр продукцияләрен сату нокталары, фотозона эшләячәк. 
 
Фестивальгә нәтиҗә ясау сәгать 15.00 гә билгеләнгән. 
 
Чараның максаты – Башкортстанда милли ашханәне үстерү һәм тергезү, милли ризык әзерләү традицияләрен, татар һәм башкорт халыкларының милли азыгы – бәлешне табынга бирү осталыгын саклау һәм ныгыту, төрле халык вәкилләрен мәдәни берләштерү, милли кунакчыллык традицияләрен пропагандалау.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10