ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Түбән Камада изобутилен җитештерү предприятиесе эшли башлады
Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: Казан Кремле
“Татар кызы – 2018” бәйгесенең финал этабын “Татар-информ” онлайн күрсәтә
Уразовка авылында Рәшит Ваһапов тууына 110 ел тулуга багышланган фестиваль-конкурс узачак
Дәүләт Думасына Россиядә Әтиләр көнен бәйрәм итү турында канун керттеләр

Икътисад

Рөстәм Миңнеханов Кытайның Сямынь шәһәре җитәкчелеге белән очрашты

18 май 2018, 14:57 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Кытайның Сямынь шәһәре җитәкчелеге белән очрашты ТР Президенты Сямынь шәһәре мэры Чжуан Цзяхан җитәкчелегендәге эшлекле даирә вәкилләрен хезмәттәшлек турында фикер алышу өчен республикага чакырды.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында Фуцзянь провинциясенең Сямынь шәһәре мэры Чжуан Цзяхан әфәнде һәм шәһәр хуҗалыгының төрле юнәлешләре җитәкчеләре белән очрашты, дип хәбәр итә республика лидерының матбугат хезмәте.

«Фуцзянь провинциясенең искиткеч гүзәл шәһәре - Сямыньда булуыбызга шатбыз. Сәфәр программасын югары дәрәҗәдә оештырганыгыз өчен рәхмәт, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Фуцзянь – Кытайның иң алга киткән төбәкләреннән берсе. Сез икътисади активлыкны үстерү һәм чит ил инвестицияләрен җәлеп итү буенча киң колачлы сәясәт алып барасыз. Сезнең берничә икътисади һәм технологик махсус зонагыз бар. Визит барышында Татарстан һәм Кытай эшлекле даирәләре хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачар һәм уртак проектлар булдыру турында килешер дип ышанам».

Рөстәм Миңнеханов бу очрашу Россия белән Кытай арасында үзара хезмәттәшлеккә яңа этәргеч булыр дигән ышаныч белдерде. Татарстан Президенты Сямынь шәһәре мэры Чжуан Цзяхан җитәкчелегендәге эшлекле даирә вәкилләрен хезмәттәшлек турында фикер алышу өчен республикага чакырды.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10