ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә
Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин
Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды
Чаллы Сабан туенда Элвин Грей концерты аншлаг җыйды

Татар дөньясы

Удмуртиядә төп Сабан туе үтәчәк көн билгеле булды

18 май 2018, 17:50 , Фото: Рамиль Гали

Удмуртиядә төп Сабан туе үтәчәк көн билгеле булды Күрше республикада яшәүче милләттәшләребез Сабан туен июньнең икенче яртысында бәйрәм итәчәк.
(Казан, 18 май, "Татар-информ"). Удмуртия Республикасында төп Сабан туе кайчан булачагы мәгълүм. "Яңарыш" газетасы хәбәр итүенчә, ул 30 июнь көнне Ижау шәһәренең "Чекерил" спорт комплексында узачак. 
 
Республиканың башка шәһәр, район, авылларында милли бәйрәмнәр түбәндәге даталарда уза: Сарапул, Можга, Воткинск шәһәрләрендә – 23 июньдә. Балезино районында  да шул ук көнне - 23 июньдә "Касимовлар җыены" оештырыла.  
 
Билгеле булганча, Татарстан Республикасы авылларында, район үзәкләрендә, шул исәптән республиканың шәһәрләрендә Сабан туе 16-17 июньдә, ә Казанда һәм Чаллыда Сабан туе 23 июньдә уздырылачак.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10