ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чирмешән мәктәпләре укучылары 85 тонна макулатура, 7 тонна пластик савыт-саба җыйган
Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында савым арта
Менделеевскида чыгарылыш балы датасы билгеле
Лениногорскида “Трактор-тагылма” операциясе башланды
17 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Икътисад

Кытайда Татарстан-Фуцзянь эшлекле форумы узды

18 май 2018, 13:20 , Фото: president.tatarstan.ru

Кытайда Татарстан-Фуцзянь эшлекле форумы узды Форум ачылышында Татарстанның туристлык һәм инвестицион потенциалы турында бәян иткән роликлар күрсәтелгән.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында Сямынь шәһәрендә Татарстан-Фуцзянь эшлекле форумы узды, дип хәбәр итә республика лидерының матбугат хезмәте.

Форум ачылышында Татарстанның туристлык һәм инвестицион потенциалы турында бәян иткән роликлар күрсәтелгән. Рөстәм Миңнеханов сәламләү чыгышында билгеләп үткәнчә, Сямынь шәһәре һәм Фуцзянь провинциясе Кытайның иң зур үсеш алган төбәкләреннән берсе. Ул шулай ук Сямынь шәһәре һәм Фуцзянь провинциясе җитәкчелегенә кунакчыллык күрсәткәннәре һәм программаны оештыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

«Без икътисадның төрле тармакларында Фуцзянь провинциясенең эшлекле даирәләре белән хезмәттәшлекне үстерүебезгә шатбыз. Татарстан һәм Фуцзянь провинциясенең үзара хезмәттәшлек итү өчен зур потенциалы бар. Бүгенге көндә Татарстан һәм Кытай провинцияләре арасында хезмәттәшлек итү турында инде дүрт килешү төзелде, хәзер тагын дүрт килешү (шул исәптән сезнең провинция белән дә) әзерләнә. Аны гамәлгә ашыру юнәләшендә бергәләп актив эшләргә кирәк. Сезне Татарстанда көтеп калам», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Сямынь шәһәренең икътисади хәле хакында сөйләгәндә, вице-мэр Мэн Чян безнең төбәкләр күп яктан бер-берсенә охшаш дип билгеләп үткән һәм Татарстан делегациясен быелның көзендә узачак халыкара ярминкәгә чакырган.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясе әгъзалары форумда катнашучылар — Кытай компанияләре вәкилләренең сорауларына җавап биргән. Үз чиратында, Татарстан делегациясен Сямынь махсус икътисади зонасының эш тәҗрибәсе кызыксындырган.

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10