ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Түбән Камада изобутилен җитештерү предприятиесе эшли башлады
Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: Казан Кремле
“Татар кызы – 2018” бәйгесенең финал этабын “Татар-информ” онлайн күрсәтә
Уразовка авылында Рәшит Ваһапов тууына 110 ел тулуга багышланган фестиваль-конкурс узачак
Дәүләт Думасына Россиядә Әтиләр көнен бәйрәм итү турында канун керттеләр

Дин

“Хозур” нәшрият йорты Рамазан аена изге гамәлләр календарен әзерләде

18 май 2018, 16:56 , Фото: архив/Рамиль Гали, dumrt.ru

“Хозур” нәшрият йорты Рамазан аена изге гамәлләр календарен әзерләде Кешеләр һәр саваплы эшен билгеләп барып, үзенең холкын камилләштерү өстендә алып барган тырышлыкларына нәтиҗәләр ясый алачак.

(Казан, 18 май, "Татар-информ"). “Хозур” нәшрият йорты Рамазан аена изге гамәлләр календарен әзерләде, дип Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

ТР мөселманнарының Диния нәзарәте "Хозур" нәшрият йорты изге гамәлләр календарен әзерләде. Көндәлек куллануда уңайлы булган әлеге календарьда изге Рамазан аенда башкарылырга тиешле саваплы гамәлләр китерелгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Календарьда мөселманнар Рамазан аенда кылган һәр саваплы эшен билгеләп барып үзенең холкын камилләштерү өстендә алып барган тырышлыкларына нәтиҗәләр ясый алачак. 

  • Аллаһы Тәгалә изге Рамазан аеның озын һәм җәйге көннәрендә мөселманнарга ураза тоту, догалар һәм изге гамәлләр кылу кебек саваплы эшләрне насыйп әйләгән. Рамазан ае – гафу итү һәм зур саваплар аедыр. Һәр мөселман бирелгән әлеге мөмкинлектән файдаланырга тырыша.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10