ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр
Чиләбедә Татар халык театры яңадан эшли башлады

Татар дөньясы

Самара Сабан туе футбол буенча Дөнья чемпионаты программасына кертелгән

18 май 2018, 12:26 , Фото: архив/Рамиль Гали

Самара Сабан туе футбол буенча Дөнья чемпионаты программасына кертелгән Сабан туе 30 июньдә Самарада Юрий Гагарин исемендәге паркта узачак.

(Казан, 18 май, "Татар-информ"). Самара Сабан туе Футбол буенча Дөнья чемпионаты программасына кертелгән. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.

Өлкә татарларының быелгы утызынчы юбилей Сабан туе 30 июньдә үткәреләчәк. Бу көннәрдә Самарада футбол буенча Бөтендөнья чемпионаты матчлары була.

"Самара өлкә Халыклар дуслыгы йортында үткәрелгән оештыру комитетының беренче ике утырышында өлкә һәм ил җитәкчелегеннән рөхсәт алынуы һәм Самара Сабан туеның чемпионат программасына кертелүе турында билгеле булды", диелгән әлеге хәбәрдә.

Сабан туе Самарада Юрий Гагарин исемендәге паркта узачак. Бәйрәмне оештыруда өлкәнең барлык татар милли оешмалары да катнашачак.

"Парк, һәрвакыттагыча, берничә зонага бүленә. Бәйрәмдә Казан артистлары, Кама Тамагы районының һәм Самара өлкәсенең үзешчән артистлары чыгыш ясаячак, ә футбол стадионында көрәш барачак. Милли бәйрәмебездә чит иллләрдән футбол карарга килгән җанатарлар да катнашырга мөмкин. Шуңа күрә бөтен белдерүләр дә өч телдә – татар, рус һәм инглиз телләрендә яңгыраячак. Сабан туен үзләренең талантлары, кул эшләре, күргәзмәләре белән бизәргә теләүче милләттәшләребез өчен оештыручылар күпсанлы мәйданчыклар булдырырга вәгъдә итәләр", диелгән Самара татарлары сайтында.. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10