ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан урман кисүчеләре төбәкара чемпионатта җиңү яулады
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр

Дин

Ризаэтдин Фәхретдиннең "Мөхәммәдﷺ" китабы нәшер ителде

17 май 2018, 17:55 , Фото: dumrt.ru

Ризаэтдин Фәхретдиннең Ул Татарстан Мөселманнары Диния Нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йортында татар һәм рус телләрендә басылды.

(Казан, 17 май, “Татар-информ”). Татарстан Мөселманнары Диния Нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты татар һәм рус телләрендә дин әһеле Ризаэтдин Фәхретдиннең (1859-1936) "Мөхәммәдﷺ" исемле китабын дөньяга чыгарды. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Басмада автор Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормышы һәм эшчәнлеге, исламның таралышы турында кыскача мәгълүмат бирә. Китапта шулай ук Пәйгамбәрнең ﷺ гаиләсе, балалары, хатыннары турында да сүз бара.

Басма киң катлам укучыларны, ислам һәм татар мәгърифәтчеләренең дини мирасы белән кызыксынучыларны җәлеп итәчәк. Хезмәт рус һәм татар телләрендә нәшер ителде.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10