ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чирмешән мәктәпләре укучылары 85 тонна макулатура, 7 тонна пластик савыт-саба җыйган
Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында савым арта
Менделеевскида чыгарылыш балы датасы билгеле
Лениногорскида “Трактор-тагылма” операциясе башланды
17 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Бүген һәм иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр, боз һәм көчле җил көтелә

17 май 2018, 15:45 , Фото: архив

Бүген һәм иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр, боз һәм көчле җил көтелә Бүген 18 сәгатьтән алып 18 майда 20 сәгатькә кадәр республикада җилнең тизлеге 20 м/с ка кадәр, ә иртәгә көндез 23 м/с ка җитәргә мөмкин.

(Казан, 17 май, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген 18 сәгатьтән алып 18 майда 20 сәгатькә кадәр республика территориясендә җилнең тизлеге 20 м/с ка кадәр, ә иртәгә көндез 23 м/с ка җитәргә мөмкин. Шулай ук яшенле яңгыр, боз явуы көтелә.

  • Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы начарланган вакытта урамда калганда, электр тапшыру линияләре, агачлар, реклама корылмалары һәм витриналардан ераккарак китәргә киңәш итә. Көчле җил вакытына туры килгәндә, подъездга яки подвалга качарга кирәк. Боз яуганда, өйдән чыкмаска, тәрәзәләрдән ераграк торырга, ә урамда булсагыз, башны - кул, кием, сумка белән капларга киңәш ителә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10