ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Питрәчнең «Скорлупино» проекты «Диво России – 2018» Бөтенроссия конкурсы финалына чыкты

17 май 2018, 15:54 , Фото: agro.tatarstan.ru

Питрәчнең «Скорлупино» проекты «Диво России – 2018» Бөтенроссия конкурсы финалына чыкты "Скорлупино" проекты Мәскәүдә 28-29 майда «Диво России – 2018» Бөтенроссия фестиваль-конкурсы финалында катнашачак.

(Казан, 17 май, "Татар-информ"). Саратов шәһәрендә Идел буе федераль округы буенча «Диво России – 2018» Бөтенроссия видеопрезентацияләр фестиваль-конкурсының төбәк этабы узды.  Конкурс йомгаклары буенча 1нче урын «ТР Аграр яшьләр берләшмәсе» ТИОның Питрәч бүлекчәсе проектына – «Скорлупино» фестиваленә бирелде. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итте.

  • «Диво России – 2018» Бөтенроссия видеопрезентацияләр фестиваль-конкурсының жюри хөкеменә 152 проект тәкъдим ителгән.
  • «Диво России – 2018» Бөтенроссия фестиваль-конкурсы финалы Мәскәүдә 28 - 29 майда узачак. Анда һәр федераль округтан җиңүче проектлар, шул исәптән «Скорлупино» фестивале дә катнаша.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10