(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 18 майда, 12.00 сәгатьтә «Татар-информ» агентлыгында футбол буенча Дөнья чемпионаты барган көннәрдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының репертуарына багышланган матбугат конференциясе узачак.
Чарада Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов һәм Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова катнаша.
«Татар-информ» агентлыгы сайтында матбугат конференциясеннән онлайн-трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарийларда яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин.
Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru