ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Тукай районында Мәгариф идарәсенә яңа җитәкче билгеләнде
Владимир Леонов бәхәсле очракларны видеодан карау системасының нәтиҗәле булуын әйтте
Бөтенроссия Шукшин кинофестивалендә Татарстан режиссеры төшергән фильм күрсәтелә
Уфада яшәүче хатын-кызның, ипотека түләмәгән өчен, фатирын кире алганнар
Казанда Чемпионатның Җанатарлар фестиваленә 800 меңнән артык кеше килгән

Рәсми Татарстан

Кукмара һәм Саба Кытайдагы Юйхуань һәм Вэнлинь шәһәрләре белән килешү имзалады

17 май 2018, 13:24 , Фото: tatarstan.ru

Кукмара һәм Саба Кытайдагы Юйхуань һәм Вэнлинь шәһәрләре белән килешү имзалады Бүген Ханчжоу шәһәрендә «Татарстан-Чжэцзян» эшлекле форумы барышында аларның тугандаш шәһәрләр булуы турындагы килешү төзелде.

(Казан, 17 май, "Татар-информ"). Бүген Ханчжоу шәһәрендә «Татарстан-Чжэцзян» эшлекле форумы барышында Саба муниципаль районы белән - Вэнлинь шәһәре  һәм Кукмара муниципаль районы белән Юйхуань шәһәре арасында тугандаш шәһәрләр булу турындагы килешү имзаланды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы ягыннан килешүләргә имзаларын Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев куйды.

"Без Чжэцзян провинциясе белән мөнәсәбәтләрне үстерү яклы. Беренче чиратта, икътисад өлкәсендә, - диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. - Хәзерге вакытта муниципаль дәрәҗәдә дә багланышларыбыз булуы куанычлы".

  • 2003 елда Ханчжоу белән Казан арасында тугандашлык мөнәсәбәтләре турында килешү имзаланган иде. Узган ел Кукмара районы Юйхуань шәһәре белән икътисадый хезмәттәшлек турында килешү төзеде.

"Бүген без Кумара районы белән - Юйхуань, Саба районы белән Вэнлинь арасында тугандашлык мөнәсәбәтләре турындагы килешү имзалау шаһитлары булдык. Шулай ук хәзерге вакытта Татарстан Республикасы белән Чжэнцзян провинциясе арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек турында килешү әзерләнүе турында хәбәр итәсем килә", диде Татарстан Президенты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10