ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды
20 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Путинга Универсиаданың спорт мирасын куллану турында сөйләде
Самара өлкәсе мәдрәсәсе чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга чакыра
Рөстәм Миңнеханов Путинннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады

Икътисад, Рәсми Татарстан

Эдуард Дияров Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары итеп билгеләнде

17 май 2018, 12:29

Быелның гыйнварында Эдуард Дияров Татарстанның Питрәч районы башлыгы вазифасыннан китте.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Питрәч районының элеккеге башлыгы Эдуард Дияров Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары итеп билгеләнде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

Быелның гыйнварында Эдуард Дияров Татарстанның Питрәч районы башлыгы вазифасыннан китте. Ул әлеге вазифаны 2013 елның сентябреннән биләде.

  • Эдуард Дияров 1974 елда Казанда туган. 1996 елда – Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен, 2013 елда Казан федераль университетын тәмамлаган. Хезмәт юлын Арча районының Киров исемендәге күмәк хуҗалыгында башлаган. 1996-2001 елларда Арча районының «Игенче» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында инженер булып эшләгән, 2001 елда әлеге кооперативның җитәкчесе итеп билгеләнгән.

2006-2008 елларда - Питрәч районының «Марс агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе. 2013 елның маенда Питрәч муниципаль районы Башкарма комитетын җитәкләгән, шул ук елның сентябрендә район башлыгы булып эшли башлаган. Өйләнгән, ике баласы бар. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10