ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

ТР Президенты Кытайның Чжэцзян провинциясе Компартиясе комитеты секретаре белән очрашты

17 май 2018, 10:11 , Фото: tatarstan.ru

ТР Президенты Кытайның Чжэцзян провинциясе Компартиясе комитеты секретаре белән очрашты Рөстәм Миңнеханов очрашу мөмкинлеге тудырганы, шулай ук эшлекле программаны оештыруда ярдәме, кунакчыллык күрсәткәне өчен аңа рәхмәт белдерде.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайга эшлекле сәфәре кысаларында Кытайның Чжэцзян провинциясе Коммунистлар партиясе комитеты секретаре Чэ Цзюнь әфәнде белән очрашты, дип хәбәр итә республика лидерының матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов очрашу мөмкинлеге тудырганы, шулай ук эшлекле программаны оештыруда ярдәм һәм кунакчыллык күрсәткәне өчен аңа рәхмәт белдерде.

«Россия-Кытай мөнәсәбәтләре стратегик хезмәттәшлеккә корылган. Илләребез арасында югары дәрәҗәдә даими рәвештә сәяси диалог алып барыла, безнең актуаль халыкара һәм төбәкләргә кагылышлы мәсьәләләр буенча позицияләребез уртак», - дип искәртте Татарстан Президенты очрашу барышында.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Кытайның Чжэцзян провинциясе Коммунистлар партиясе комитеты секретаре Чэ Цзюнь әфәндене эшлекле даирәләр делегациясенең җитәкчесе сыйфатында Татарстанга чакырды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10