ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Төмән татарлары туризм буенча слетта катнашкан

17 май 2018, 08:47 , Фото: yanarish72.ru

Төмән татарлары туризм буенча слетта катнашкан "Яшьләр маршруты буйлап” слетына татар гаиләләре балалары белән килгән.

(Казан, 17 май, "Татар-информ"). Төмән районында яшәүче яшь татар гаиләләре туризм буенча "Яшьләр маршруты буйлап” дигән слетта катнашты, дип хәбәр итте "Яңарыш" сайты.

12 май көнне Каскарада гаиләләр үзләре белән таныштырган, спортта көч сынашкан, туризм юнәлешендә үзләрен сынаган.

"Бу чарада милләттәшләребез дә катнаштылар. Аларның берсе – Талымхан авылында яшәүче Мәхмүтовлар гаиләсе. Икенче балалары кечкенә булу сәбәпле, ярышның шартында язылганча, алар туганнары Илъяр Мөхәммәдъяров белән бергә килгәннәр", диелгән әлеге хәбәрдә.

"Слет безгә бик ошады, туризм турында күп яңа мәгълүматлар алдык. Бигрәк тә балалар яраттылар. Лабиринтларда йөрдек, халык уеннарында катнаштык. Сәяхәткә рюкзак тутырдык. “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” кураторы буларак, зур тәҗрибә тупладым. Башка гаиләләр белән таныштык”, - дип сөйләгән Руфилә Мәхмүтова. 

  • Элекке тимурчыларга алмашка килгән заманча “Россия мәктәп укучылары” хәрәкәте дүрт юнәлешне үз эченә ала: шәхси үсеш, гражданнар активлыгы, хәрби-патриотик юнәлеш, "Зур мәктәп редакциясе" – мәгълүмати-медиа юнәлеш. Бу ил күләмендә чараларга, вакыйгаларга юл ача торган хәрәкәт. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10