ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
«Зөләйха» сериалында Мортаза ролен Минвәли Габдуллин уйнавы мөмкин
24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә
Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин
Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды

Фән һәм мәгариф

Татарстанда "Ел укучысы" исеме билгеле булды

17 май 2018, 08:23 , Фото: magarif-uku.ru

Татарстанда Илдар Гайнуллин быел информатика буенча бөтенроссия олимпиадасында абсолют җиңүче булган.

(Казан, 17 май, "Татар-информ"). Татарстанда Республикасының ел укучысы исемен республиканың мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов кичә атады. Бу турыда "Мәгариф" журналы хәбәр итте.

"Татарстан Республикасы ел укучысы - 2018" исеменә КФУ каршындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицей укучысы Илдар Гайнуллин лаек дип табылган.

9 сыйныф укучысы Илдар Гайнуллин быел информатика буенча бөтенроссия олимпиадасында абсолют җиңүче булган. Хәзер ул олимпиадага әзерләнүгә киткән. Шуңа күрә министр җиңүче өчен бүләкне лицей директоры Елена Скобельцинага тапшырды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10