ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли киемнәр дизайнеры Флера Калмурзина вафат
15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды
Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный
Мәскәү Сабан туен оештыруда Яр Чаллы шәһәре ярдәм итә

Рәсми Татарстан

Кытайда эшлекле форумда Татарстан потенциалын күрсәттеләр

17 май 2018, 08:12 , Фото: instagram.com/rusminnikhanov/

Кытайда эшлекле форумда Татарстан потенциалын күрсәттеләр 2018 һәм 2019 еллар Россия һәм Кытай арасында төбәкара хезмәттәшлек елы дип игълан ителде.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Кытайда «Татарстан-Чжэцзян» эшлекле форумында республика потенциалын күрсәттеләр. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген, Кытайга эшлекле сәфәре кысаларында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан-Чжэцзян» эшлекле форумда катнашты.

Форумы ачылыр алдыннан, Рөстәм Миңнеханов Чжэцзян провинциясе Губернаторы урынбасары Чжу Цонзю әфәнде белән очрашты.

«Безнең Кытай белән мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәдә булуы зур кыйммәткә ия. Төрле яклап багланышларны киңәйтүгә зур әһәмият бирәбез. 2018 һәм 2019 еллар Россия һәм Кытай арасында төбәкара хезмәттәшлек елы дип игълан ителде. Бу төбәкләр һәм муниципаль берәмлекләр дәрәҗәсендә элемтәләрне үстерү өчен яхшы мөмкинлек», — диде Татарстан Президенты.

Форум ачылышында Татарстанның туристик һәм инвестицион потенциалы турында роликлар күрсәттеләр.

Шуннан соң Чжэцзян Губернаторы урынбасары Чжу Цонзю, Шанхайда Россиянең Генераль консулы Алексей Евсиков чыгыш ясады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10