ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Ислам мәдәнияте музеенда "Музей төне" була

17 май 2018, 07:14

Ислам мәдәнияте музеенда Каллиграфия остасы Н.Нәккаш белән "Тугра", дизайнер А.Мөхәммәтшина белән "Язгы чәчәк" мастер-класслары, Рамазан аена багышланган очрашу һ.б. булачак.

(Казан, 17 май, "Татар-информ"). Казанда Кол Шәриф мәчетенедә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда "Музейлар төне" чарасы була. 

19 майда бөтен Россиядә күләмендә музейлар оештыра тораган акциягә Ислам мәдәнияте музее да кушыла. 

  • "Музейда төн" – Халыкара музейлар көненә багышлап ел саен оештырыла торган чара. Быел ул Россиядә уникенче тапкыр үткәреләчәк. Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан расланганча, бу юлы акциянең темасы "Саклаудагы шедеврлар” дип атала.

Ислам мәдәнияте музеенда каллиграфия остасы Нәҗип Нәккаш белән "Тугра", дизайнер Асия Мөхәммәтшина белән "Язгы чәчәк" мастер-класслары, Рамазан аена багышланган очрашу, каллиграф Гөлназ Исмәгыйлова күргәзмәсе һәм башка чаралар булыр дип планлаштырылган.

Чаралар кичке алтыдан төнге унбергә кадәр дәвам итәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10