(Казан, 17 май, "Татар-информ"). Телне өйрәнергә теләгән кеше аның грамматикасын яхшы аңларга тиеш. Америкада яшәүче Андрей Дринфельд шундый фикердә. Бу хакта ул АКШта яшәүче журналист Айгөл Гыймранованың "Кызыклы әңгәмәдәш" тапшыруында белдерде.
Андрей Дринфельд үзлегеннән башкорт һәм татар телләрен өйрәнгән.
"Башкорт телен өйрәнгәндә, аның грамматикасын белү кирәк. Минем уйлавымча, барлык төрки телләрнең грамматикасы җиңел. Мисал өчен рус телендә дөрес түгел фигыль (неправильный глагол - ТИ) бар. Башкорт телендә алар юк. Кагыйдәләрне белсәң, бар да җиңел. Грамматиканы белсәң, текстларны сүзлек белән укырга була", - ди Андрей Дринфельд.
Аның фикеренчә, татар һәм башкорт музыкасы бик матур. Сүзләрнең әйтелешен дә ул җырлар аша өйрәнүен белдерде.