ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Иртәгә Казанда кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә

16 май 2018, 21:40

Иртәгә Казанда кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә Көндез һава 27 градуска кадәр җылыначак.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Иртәгә, 17 май көнне, Казанда кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә. Көндез һава +27 градуска кадәр җылыначак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә Казанда +11-13 градус, Татарстан буенча +8-13 градус булачак. Көндез Татарстанда +23-28 градус көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булырга мөмкин.

Көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Яшен вакытында җилнең көче 15-20 м/с кадәр артырга мөмкин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10