ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарлар беренче тапкыр Канадада "Nuestroamericana-2018" дуслык парадында катнаша
Алабуга шәһәре башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде
Самара татарлары милли йолалар буенча язылыша алачак
18 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Илшат Сәетов татар кешесе мәдәни проектларга акча бирергә өйрәнәчәк дип саный

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда прокурор трамвай йөртүчене ике елга ирегеннән мәхрүм итүне сорады

16 май 2018, 19:38

Трамвай йөртүче җәяүлеләр юлындагы рельслар аша чыкканда кызның табанын өздергән.

(Чаллы, 16 май, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәметдинова). Чаллыда прокурор укучының табанын өзгән трамвай йөртүчесен ике елга ирегеннән мәхрүм итүне сорады, дип хәбәр итә шәһәр суды матбугат хезмәте.

"Татар-информ” узган елның 4 декабрендә ГЭС бистәсендә “Поликлиника” тукталышында һәлакәт булуы турында хәбәр иткән иде. Трамвай,  җәяүлеләр юлындагы рельслар аша чыкканда, кызны бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә кызның табаны өзелгән.

Трамвай йөртүче хатын-кызга карата суд 29 мартта башланды. Хөкем ителүче үз гаебен танымаган.

Прокурор укучының табанын өзгән трамвай йөртүчене ике елга ирегеннән һәм транспорт идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнүдән 3 елга мәхрүм итүне сорады.

Гаепләнүченең адвокаты судтан трамвай йөртүчене аклауны үтенде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10