ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

16 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

16 май 2018, 21:00

16 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Р.Миңнеханов җитәкчеләрне Болгарда ял итәргә чакырды, Васил Шәйхразиев Париждагы Көнчыгыш телләр институтында булды, Мәскәүдә "Рамазан чатыры" ачылды.

Рөстәм Миңнеханов “Кол Гали” кунакханәсе төзелеше белән танышты / Татарстан Преззиденты мунча комплексын, төп фойены һәм номер фондын карады. 

Мәскәүдә "Рамазан чатыры" ачылды / Быелгы "Рамазан чатыры"ның темасы “Бөек пәйгамбәрләр һәм аларның сыйфатлары” булачак.

Казанда беренче татарча клуб концертын Альберт Нурминский күрсәтте / Альберт Нурминский - татарча рэп җырчысы.

Азнакайда Ык елгасы тарихына багышланган конференция үтәчәк / Конференция кысаларында табигатьнең уникаль объектларын күзәтеп булачак.

Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчеләрен Төркиядә түгел, Болгарда ял итәргә чакырды / Төркия дә, Гарәп Әмирлекләре дә кирәк түгел, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Милли шура рәисе Франциядә яшь татар скульпторы Әлфиз Сабиров күргәзмәсе белән танышты / Бүген Васил Шәйхразиев Париждагы Көнчыгыш телләр институтында булды.

Башкортстан Корылтаена депутатлыкка язучылар һәм галимнәр дәгъва итә / 9 сентябрьдә Башкортстанның Дәүләт Җыелышы-Корылтайга һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайланачак.

Америкада яшәүче яһүд егете башкорт һәм татар телләрен җыр аша өйрәнгән / Андрей Дринфельд Украинада туып үскән, аңа тугыз яшь булганда гаиләсе Америкага күченеп киткән.

Байлар Сабасының “Тимерхан” хоккей командасы Төнге лигада "Өмет кубогы" алды / Татарстан хоккейчылары финалда 5:1 исәбе белән Архангельскиның “Ледокол” командасын җиңде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10