ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

“Әгерҗе хәбәрләре” мөхәррире: Хезмәткәрләрне өйләренә кайтарып җибәрдек, шәһәрдә тыныч

16 май 2018, 17:33

Әгерҗе хакимияте ата-аналарга балаларны бакчалардан алырга киңәш иткән.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Әгерҗедә яшәүчеләр арасында куркуга төшү юк, дип сөйләде “Татар-информ”га “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы мөхәррире Дания Абзалова.

Алдан агентлык Удмуртиянең Малопургинск районы Пугачево авылында сугыш кирәк-яраклары шартлавы турында хәбәр иткән иде.

Берәмләп элеккеге хәрби складларның ябык территориясендә шартлау очраклары булуы, үлән януы ачыкланган.

“Әле генә Әгерҗе хакимиятенә шалтыраттым. Эвакуацияләү юк диделәр. Ата-аналарга балаларны бакчалардан алырга киңәш иткәннәр. Район хакимияте Кече Пурга башлыгы белән телефоннан сөйләшкән. Ул Пугачево авылындагы хәрби частька барган, анда үлән януы һәм берәмләр шартлау тавышлары булуын әйткән. Әгерҗедә тыныч, без үз редакциябез хезмәткәрләрен өйләренә кайтарып җибәрдек. Удмуртия, Кече Пурга ягына юллар ябылган. Шәһәрдән китәргә кирәк дип карар итүче әгерҗеләр мөстәкыйль рәвештә юлга чыкканнар”, - дип сөйләде Дания Абзалова.

Дания Абзалова сүзләренчә, Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе күптән түгел Пугачеводан кайткан һәм анда яшәүчеләрне эвакуацияләмәүләре турында хәбәр иткән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10