ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан янында бара торган автобусның двигателе яна башлаган

16 май 2018, 16:31 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Казан янында бара торган автобусның двигателе яна башлаган     Әлеге хәл Лаеш районында Казан – Матюшино юлында килеп чыккан.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Лаеш районы юлында хәрәкәт вакытында автобусның двигателе яна башлаган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Казан – Матюшино юлында автобус моторы өлешендә килеп чыккан янгын турындагы хәбәр бердәм 112 экстрен хезмәте номерына бүген 12 сәгать 03 минутта килгән.

Гадәттән тыш хәл чыккан урынга килгән 120нче янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре “ПАТП-2”автобусы йөртүчесенең үзе генә утны сүндерә алмаганлыгын күргән. Янгын 2 квадрат метрны биләгән.

Янгын сүндерүчеләр автобус двигателеннән утны туктаткан, кабат ут кабу мөмкинлеген бетергән.

Гадәттән тыш хәлдә беркем дә зыян күрмәгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10