ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә
Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин
Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды
Чаллы Сабан туенда Элвин Грей концерты аншлаг җыйды

Татар дөньясы

Милли шура рәисе Франциядә яшь татар скульпторы Әлфиз Сабиров күргәзмәсе белән танышты

16 май 2018, 14:05 , Фото: tatar-congress.org

Милли шура рәисе Франциядә яшь татар скульпторы Әлфиз Сабиров күргәзмәсе белән танышты Бүген Васил Шәйхразиев Париждагы Көнчыгыш телләр институтында булды.

(Казан, 16 май, "Татар-информ"). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Франциядә яшь татар скульпторы Әлфиз Сабиров күргәзмәсе белән танышты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • Шушы көннәрдә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Франциядә

Бүген Васил Шәйхразиев Париждагы Көнчыгыш телләр институтында булган. Биредә Татарстан Премьер-министры урынбасары татар телен өйрәнүче студентлар белән очрашкан. Әлеге очрашудан соң Васил Шәйхразиев яшь татар скульпторы Әлфиз Сабиров күргәзмәсе белән танышкан.

  • Әлфиз Сабиров талантлы яшь татар скульпторы. Бүгенге көндә Пермьдә яши. Автор эшләнмәләре татар халкының гореф-гадәтләрен, мифлар һәм легендаларын яктырта. Аның скульптуралары металл белән таш кушылмаларын кулланып эшләнә. Әлфиз Сабировның эшләре Париж, Гренобль, Нью-Йорк, Лондон, Рига, Токио, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Пермь, Төмән Красноярск шәһәрләрендәге шәхси коллекцияләрдә саклана. 
  • 15 май көнне Франциядәге татар җәмәгатьчелеге белән очрашу вакытында Татарстан кунакларын әлеге күргәзмәгә танылган опера җырчысы Тимур Абдикеев чакырып калган иде. Күргәзмә 3 май көнне ачылган, 27 майга кадәр дәвам итә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10