ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Америкада яшәүче яһүд егете башкорт һәм татар телләрен җыр аша өйрәнгән

16 май 2018, 14:23 , Фото: кадр из видео

Америкада яшәүче яһүд егете башкорт һәм татар телләрен җыр аша өйрәнгән
Андрей Дринфельд Украинада туып үскән, аңа тугыз яшь булганда гаиләсе Америкага күченеп киткән.
(Казан, 16 май, "Татар-информ", Лилия Локманова). Америкада яшәүче яһүд егете башкорт һәм татар телләрен җыр аша өйрәнгән. "Уфага кунакка кайткач, телевидениедән башкорт җырын ишетеп, ун яшемдә башкорт теле белән кызыксына башладым", - дип белдерде  Америкада яшәүче Андрей Дринфельд Айгөл Гыймранованың "Кызыклы әңгәмәдәш" тапшыруында.
 
Егет татар һәм башкорт телләре белән ничек кызыксына башлавы һәм телләрне ни рәвешле өйрәнүе хакында сөйләде. "Минем җырларның сүзләрен аңлыйсым килде. Ун яшемдә дәреслек ярдәмендә башкорт телен өйрәнә башладым. Бер елдан мин башкортча укый ала идем. Тапшырулар, җырлар тыңладым. Укый һәм яза белә идем, әмма сөйләшүдә практика җитмәде. Хәзер исә мин Америкада яшәүче башкорт һәм татарлар белән аралашам һәм сөйләмемне камилләштерәм", - ди Андрей Дринфельд.  
  • Андрей Дринфельд Украинада туып үскән. Аңа тугыз яшь булганда гаиләсе Америкага күченеп киткән. Әтисе яһүд, әнисе рус милләтеннән. Хәзер ул лингвист булырга укый һәм Папуа-Яңа Гвинеяда телләрен тикшерә.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10