ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде
Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды
Төрекмәнстанда күпхатынлылыкны тыялар
Аккош күлендә Сабан туе милли көйләр һәм футболны берләштерәчәк
Татар чыгышлы язучы Сана Вәлиуллина "Ясная поляна" әдәби конкурсы номинанты булды

Мәдәният

“Татар-информ”да тифлокомментарийлы беренче татарча спектакль хакында сөйләячәкләр

16 май 2018, 11:56

“Татар-информ”да тифлокомментарийлы беренче татарча спектакль хакында сөйләячәкләр
Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша юлларга мөмкин.

(Казан, 16 май, "Татар-информ"). 17 май көнне, 14.00 сәгатьтә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Казан Татар яшь тамашачы театры күрсәтәчәк тифлокомментарийлы беренче татарча спектакль хакында сөйләшәчәкләр.

Спикерлар - Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Мансур Ярмиев, “Сәнгать, фән һәм спорт” хәйрия фонды вәкилләре: проектлар бүлеге җитәкчесе Мария Мельниченко һәм “Яңа караш” программасы җитәкчесе Ксения Дмитриева, Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе директоры Наил Сәфәргалиев.

Әлеге проект татар телендә тифлокомментарий бирүнең беренче тәҗрибәсе булып тора. Ә бу, үз чиратында, Татарстанда әлеге юнәлешнең үсешенә мөһим адым.

Проект Алишер Усмановның “Яңа караш” хәйрия фонды программасы кысаларында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10