ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Авыл

Чүпрәле районында барлык мәйданнарның 65 проценттан артыгы чәчелде

16 май 2018, 03:00 , Фото: chuprale-online.ru

Чүпрәле районында барлык мәйданнарның 65 проценттан артыгы чәчелде Быел Чүпрәле районында бөртекле һәм бөртекле – кузаклы культуралар 41 мең гектар чамасы мәйданнарда чәчелергә тиеш.

(Чүпрәле, 16 май, "Татар-информ", "Туган як"). Бүгенге көнгә аның 65 процентында эш башкарылды. Республика буенча ул күрсәткеч 50 процентны тәшкил итә. Зәй районы игенчеләре – 90 һәм сарманлылар 75 проценттан артык мәйданнарда чәчү үткәрделәр дә инде, дип яза җирле басма.

Көннәрнең кояшлы аяз торуы да игенчеләргә барлык техниканы тулы көченә эшләтергә мөмкинлек бирә. Механизаторларның фидакарь күмәк тырышлыгы белән 17625 гектарда бөртекле культуралар чәчелде. Шуның 7810 гектарын сабан бодае, 7847 гектарын арпа, 1102 гектарын борчак, 726 гектарын солы, 40 гектарын вика һәм 100 гектарын бөртек өчен кукуруз мәйданнары алып тора. 2788 гектарда шикәр чөгендере, 2973 гектарда катнаш азык һәм берьеллык үләннәр, 230 гектарда силос өчен кукуруз, 316 гектарда рапс, 1433 гектарда көнбагыш һәм 25 гектарда бәрәңге чәчелде. Вакытның һәр минутыннан оста файдаланып эшләгән "Цильна", "АгротрансПорт" һәм "Мәхмутов" хуҗалыклары чәчү эшләрен уңышлы тәмамладылар. "Гафуров Җ", "Низамов А" һәм "Бикчуров Р" фермер хуҗалыкларында да чәчү ахырына якынлаша. "Эталон Агро" һәм "Ак Барс – Чүпрәле" кырларының 55 процентында орлыклар җир куенына күмелде.

Шул ук вакытта П.В. Дементьев исемендәге агрофирмада эш темпын шактый арттыру таләп ителә. Биредә чәчү эшләре әлегә 50 процентка да җитмәгән. Районда шикәр чөгендере чәчү планы 80 процентка үтәлде. Шушы көннәрдә "Мәхмутов" һәм "Ак Барс – Чүпрәле" агрофирмасы механизаторлары иртәрәк чәчелгән чөгендер басуларын чүп үләннәренә каршы гербицид белән эшкәртүгә керешәчәкләр. Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча киңәшчесе Фәнил Хәлимов әйтүенчә, быел үсемлекләрне чүп үләннәреннән һәм корткыч бөҗәкләрдән саклау буенча 21 техника эшләячәк икән. Аларга 100 мең гектардан артык әлеге агротехник чараны башкарырга туры киләчәк, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10