ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Тукай районында солдатны 76 елдан соң җирләделәр

16 май 2018, 02:00 , Фото: tukai-rt.ru/

Тукай районында солдатны 76 елдан соң җирләделәр Соңгы дүрт елда Тукай районында дүрт сугышчының гәүдә калдыклары туган җир куенына иңдерелде.

(Тукай районы, 16 май, "Татар-информ", "Якты юл"). Шушы көннәрдә Биклән авыл җирлегенә кергән Кызыл Юл авылында яңа кабер барлыкка килде. Кабере яңа, ләкин менә мәрхүмнең үлгән көне 1942 елның 4 сентябре. Шушы авылда туып-үскән, 19 яшендә фронтка алынып, нибары дүрт ай гына сугыш кырында булырга өлгергән Хуҗа Йосып улы Гәрәевның кабере ул. Ватаны өчен Сталинград фронтындагы каты бәрелешләрдә башын салган сугышчының сөякләре, шулай итеп, 76 елдан соң туган туфрагына кайтты, дип яза җирле басма.

Соңгы дүрт елда район авылларыннан фронтка алынган дүрт сугышчының гәүдә калдыклары туган җир куенына иңдерелде. 2014 елда Бәткедә Андрей Губочкинның, 2015 елда Әҗмәкәйдә Хәмәт Газизовның, узган ел Бикләндә Салих Сафинның каберләре барлыкка килде. Бер ел да үтмәде – Бикләндә тагын шундый тарихи вакыйга. Шунысы да үзенчәлекле – Хуҗа Гәрәевны җирләү Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәргә туры килде.

Хуҗа – Гәрәевлар гаиләсеннән сугышка алынган биш ир туганның берсе була. Йосып абзый һәм Маһиҗамал апа биш улларын фронтка озаталар, ләкин аларга балаларының икесен генә исән-сау күрү бәхете насыйп була. Олы уллары Ясәви Волгоград өлкәсендә күмелгән, Габделбәрнең каберенең кайда икәнлеге әле дә билгеле түгел, эзләү отряды көче белән Хуҗаның сөякләре хәзер генә табылган, ә Сәгыйрь белән Мәсгуть исә сугыштан кайтып үлгән.

"Мәсгуть абыебыз узган елның ноябрендә генә – 90 яшендә арабыздан китте. Бүгенге вакыйганы күрсә, сөенече эченә сыймас иде", – дип күз яшьләренә буыла-буыла сөйләде Хуҗаның туганы Сәгыйрьнең кызы Энҗе Кокшарова.

76 ел окопта яткан солдатның сөякләрен Воскресенск шәһәрендәге "Рубеж" эзләү отряды әгъзалары тапкан. Яр Чаллыдагы эзләү отряды җитәкчесе Наил Каюмовның әйтүенчә, шушы территориядән генә дә 17 сугышчының гәүдә калдыклары казып чыгарылган. Иң кызыклысы – ул исемлектә Татарстаннан өч кеше: Хуҗа Гәрәевтан кала, Казаннан һәм Түбән Кама районыннан сугышка алынган ир-атлар бар.

Окопта Хуҗаның сөякләре белән бергә аның исемле калагы, каскасы һәм күнитек табаннары була. Исемле калак сугышчының кем булганын ачыкларга ярдәм итә дә инде.
Хуҗа Гәрәевның сөякләрен эзләүчеләр отряды әгъзалары туган авылына Яр Чаллының 56нчы мәктәбе ишегалдындагы һәйкәл каршындагы мәйданчыктан озатты. Аннары катафалк Биклән авылына юл тотты. Хәтер митингы сугыш корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында үтте.

Эзләүчеләр отряды вәкилләре Биклән авыл җирлегенә сугышчының сөякләре табылу турындагы хәбәр белән чыккач, җирлек башлыгы аларны алырга үзе барырга уйлый. Шулай итеп, Мансур Сәхбиев үзенең улы Рамазан белән җиңел машинада юлга чыга. Ара якын түгел – Волгоград өлкәсеннән әйләнеп кайту өчен өч мең километр юл үтәргә кирәк. «Эзләүчеләр солдатның сөякләрен Волгоград өлкәсенең Клет хуторында табып алалар. Без дә шул урыннарда булдык. Анда күз яшьләрсез карап булмый – һәр җирдә сугыш эзләре ярылып ята. Җирле пунктлар чәчелеп урнашкан, хуторлар арасы 100әр, 200әр чакрымны тәшкил итә, – дип кичерешләре белән уртаклашты Мансур Шакирҗан улы митинг барышында. Аның сөйләвенчә, бу хутор янындагы территориягә немец бер көндә бәреп кергән һәм шул ук көндә дошманны куып та чыгарганнар. Хуҗа Гәрәев окопта нык яраланган. Аның эчәгеләре чыккан хәлдә ыңгырашып, бөгәрләнеп ятканын шушы фронтта сугышкан авылдашы Гәрәй Ахунов күреп калган. Икенче мизгелдә инде ул аны күздән югалткан. Бәхетенә, Гәрәйгә сугыштан исән-имин чыгарга язган, бу турыда ул авылына кайткач сөйләгән. Хуҗаның гәүдә калдыкларын да эзләүчеләр нәкъ шулай бөгәрләнеп яткан хәлдә табып алганнар.

"Хуторда безне туганнары кебек кабул иттеләр, сөякләрне килеп алучы булганга бик сөенделәр, авылдашыбызның исеме язылган туганнар каберлегенә дә алып бардылар", – дип билгеләп үтте җирлек башлыгы.

Хуҗа Гәрәевның туганы Энҗе Кокшарова эзләүчеләргә, сөякләрне алып кайтучыларга, гомумән, абыйсының истәлеген кадерләүчеләргә олы рәхмәтен белдерде. Митингта катнашучылар мәрхүмнең исемле калагын, каскасын, күнитек табаннарын һәм үлгәннән соң бирелгән медален Иске Абдул авылындагы "Гиндукуш" хәрби-патриотик музеена тапшырырга дигән карарга килделәр. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10