(Чаллы, 16 май, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда мигрантлар өчен үзәк төзеләчәк. Мигрантларны тоту үзәгенә шәһәр бюджетыннан 423 млн сум акча бүленеп бирелгән, дип яза җирле басма.
Әлеге бинаны Чаллының сәнәгать зонасында төзергә планлаштыралар. Ул 270 кешегә исәпләнгән. Территориядә ир-атлар өчен 3, хатын-кызлар һәм гаиләләр өчен 1 блок төзеләчәк.
Шулай ук, мигрантлар өчен төзелүче үзәктә кабул итү бүлмәсе, инфикцион изоляторлы медицина бүлеге, ашханә, балалар һәм спорт мәйданчыгы, 9 ял итү урыны булачак.